Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Артур Әхмәтханов вафат булган

Вице-премьер постына Артур Әхмәтханов узган елның октябрендә билгеләнгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Республика Хөкүмәте вице-премьеры Артур Әхмәтханов озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Бу турыда социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров язган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • Әхмәтханов Артур Фәрваз улы 1962 елда БАССРның Салават районында туа. 1993 елда Баш кортстан дәүләт университетының юридик факультетында «юрист-хокук белгече» белгечлеге ала, соңрак — Россия Эчке эшләр министрлыгының идарә академиясен тәмамлый.

Вице-премьер постына Артур Әхмәтханов узган елның октябрендә билгеләнгән. Республика Хөкүмәтендә ул куркынычсызлык, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, юстиция буенча Дәүләт комитеты, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә кураторлык иткән.

Артур Әхмәтханов Уфаның мөселман зиратында җирләнәчәк.