news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы халкы Иделдә боз кузгалганны видеога төшергән

Яшел Үзән һәм Түбән Карамалы бистәсе арасындагы Романов тимер юл күпере янында боз кузгалган.

Яшел Үзән районы халкы Иделдә боз кузгалганны видеога төшергән

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Кичә социаль челтәрләрдә Яшел Үзән районында Иделдә боз кузгалганны төшергән видео урнаштырганнар.

Беренче видео Яшел Үзән һәм Түбән Карамалы бистәсе арасындагы Романов тимер юл күпере янында төшерелгән. Елга ярында берничә кеше җыелган, барысы да боз киткәнне телефон камерасына төшерә.

«Кузгалды гына әле менә, яр буеннан бозлар ага башлады», - дип шәрехли видео авторы.

Икенче видеофрагмент Щуряч утравы янында төшерелгән, дип язган ролик авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot