news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мунча чабындыручылар чемпионатында Чаллы егете җиңгән

Айрат Әхмәтов мунча чабындыру эше белән 7 ел шөгыльләнә.

Татарстанда мунча чабындыручылар чемпионатында Чаллы егете җиңгән
Айрат Әхмәтовның шәхси архивыннан

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстанда профессиональ мунча чабындыручылар чемпионаты үткән. Анда катнашучылар үзләренең мунча кертә белү осталыгын күрсәткән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедә беренче урынны яулаган Чаллы егете Айрат Әхмәтов хәбәр итте. 

Чемпионатта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 кеше катнашкан. Чабындыручылар үзләре турында презентация ясаган. Диварлары үтә күренмәле мунчада чабындыру осталыгын күрсәтү өчен унбиш минут вакыт бирелгән. 

«Һәр чабындыручының программасы бер-берсеннән аерылып торды. Жюри безне чабындыру техникасы, пар белән идарә итә белү, хәрәкәтләрнең дөрес булуы, мунча керүче өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудыра белү, мунчаның бизәлеше һәм башка критерийлар буенча бәяләде», — дип сөйләде Айрат Әхмәтов.

Турнирда иң оста чабындыручы алты мунчачыны сайлап алганнар. Алар Ижевск, Волгоград һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә үтәчәк Россия чемпионатынының сайлап алу турында катнашачак. 

Айрат Әхмәтов үзе 29 майда Ижевск шәһәрендә узачак турнирга җыена. Ул инде җиде ел профессиональ мунчачы булып эшли. Ул мунча чабындыру буенча 2018 елгы Татарстан чемпионы, Россия финалисты. «Безнең илдә мунча керергә яратучылар бик күп. Безне чакыралар, безне көтәләр. Чаллыда гына түгел, даими рәвештә Россиянең төрле шәһәрләре буйлап та йөрибез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100