Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада балалар өчен экстремаль спорт клубы ачылды
Балалар белән квалификацияле тренерлар шөгыльләнә.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Extreme kids» балалар спорт клубы ачылды. Ул «Эссен» сәүдә үзәгендә (Төзүчеләр пр., 55) урнашкан.
Биредә 2 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар ролик, скейтборд, лонгборд һәм велосипедларда йөрергә өйрәнәчәк. Балалар белән квалификацияле тренерлар шөгыльләнә. Март аенда алар Новосибирск шәһәрендә укып кайтты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Яңа спорт клубында өлкәннәр дә балалары белән бергә буш вакытларын үткәрә алачак. Роликлар, скейтбордлар һ.б. арендага алырга, шулай ук үз спорт инвентарьларың белән килергә дә мөмкин.
Әлеге проектның бәясе — 3,5 млн сум. Ул профессиональ велоузышчы, Россия чемпионы Артем Овечкин тарафыннан оештырылган «Extreme kids» мультиспорт клублары челтәре кысаларында тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз