news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсендә Сөембикә ханбикә һәйкәленең биеклеге 4,2 метр тәшкил итәчәк

Казан ханлыгының соңгы хакиме хөрмәтенә аталган скверда һәйкәл макеты урнаштырылган.

Рязань өлкәсендә Сөембикә ханбикә һәйкәленең биеклеге 4,2 метр тәшкил итәчәк
Видеодан скриншот

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханлыгының соңгы хакиме Сөембикә һәйкәленең макеты урнаштырылган. Бронзада коелган мемориал ханбикә хөрмәтенә аталган скверда агымдагы елның август–сентябрь айларында барлыкка киләчәк.

Сквер Ока елгасы ярында Хан мәчете һәм Сөембикәнең соңгы (өченче) ире Шаһгалинең төрбәсе белән янәшә урнашкан. Тантана Идел Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына һәм Касыйм шәһәренең 870 еллыгына багышлана.

Бүгенге көндә биредә сигез почмаклы йолдыз формасында постамент урнашкан, аның үзәгендә — патшабикә гәүдәсенең макеты урнашкан. Композициянең гомуми биеклеге 4,2 метр тәшкил итә.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина сүзләренчә, проектны эшләгәндә озак вакытлы тикшеренү эше алып барылган, объект кызыклы булырга тиеш, ә Сөембикә образы җыючы булырга тиеш. «Шулай ук кием-салым һәм тукымалар буенча гаять зур культурологик тикшеренү уздырылды. Иҗат төркеменә матур һәйкәл ошады», — дип сөйләде Әлфия Рәхмәтуллина.

XVI гасырда яшәгән ханбикә Сөембикә ислам дөньясында дәүләт башлыгы вазифасында тәүге мөселман хатын-кызларының берсе була. Аны  гомеренең соңгы елларын уздырган Касыйм шәһәрендә җирләгәннәр.

«Казан ханбикәсе Сөембикә татар халкы өчен — азатлык символы. Ул үзенең халкына беркайчан да азатлыкны югалтмаска әйтеп калдырган. Һәм бу васыятьне татар халкы үти — ул ирекле һәм бәйсез», — дип сөйләде Рәхмәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100