news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кайбер кешеләргә өстәмә ял көне бирергә тәкъдим иттеләр

«Бала туганнан соң әти кешегә биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев әти кешеләргә бала туу уңаеннан биш көнлек өстәмә ял бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян итте, дип хәбәр итә RT.

Инициатива авторы әйтүенчә, бала туганнан соң беренче көннәрдә балага һәм әни кешегә ире тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның кыска вакытлы ял алу мөмкинлеге бар, ләкин ул эш бирүче тарафыннан түләнми.

«Хезмәткәрләр (аталар) өчен биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100