news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында кызлар гимназиясе ачарга телиләр

Иж-Бубыйны авылын музей итеп ясарга тәкъдим ителде.

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында кызлар гимназиясе ачарга телиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында кызлар өчен аерым гимназия ачарга телиләр.

«Безнең төп максат — кызлар гимназиясе ачу. Безгә кызлар һәм малайлар өчен аерым укыту программаларын уйларга кирәк. Кызларга укытылган фәннәрнең барысы да малайларга кирәкми. Малайларга да кызлар фәннәре кирәкми. Кызларга йортны алып бару, кул эшләре буенча укытырга кирәк. Анда шулай ук дини белем дә бирелергә тиеш», — дип сөйләде Казан кооператив институтында узган конференциядә «Бубилар мирасы» иҗтимагый оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев.

Аның фикеренчә, укытуның төп максаты буларак әхлакый белем бирү булырга тиеш. «Бала үзенә кирәкле мәгълүматны Интернеттан таба ала, ә әхлакка өйрәтергә кирәк. Социаль сораштыру буенча балаларның алтмыш проценты үзенең киләчәген чит ил белән бәйли, ул әхлакый тәрбиядән тора», — ди оешма рәисе.

Искәндәр Җиһангәрәев сүзләренчә, бүгенге көндә төп максат — кызларны тәрбияләү. Аның өчен ул Габдулла Бубиның «Хатыннар» китабына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. «Ул китапта дәүләтне тәрбияләү өчен хатын-кызны тәрбияләргә кирәк, дигән фикер язылган. Бүгенге көндә безне тугач та акушер хатын-кыз каршы ала, балалар бакчасында, мәктәптә хатын-кыз тәрбияли», — ди ул.

Иҗтимагый оешма рәисе шулай ук Иж-Бубый авылын авыл-музей итеп ясарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, кызлар гимназиясе авыл-музейның «йөрәге» булырга тиеш. «Арча районындагы Тукай авылы кебек музей булсын иде ул», — дигән теләген җиткерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100