Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама предприятиесе волонтерлары ветераннарга ярдәм итә
Волонтерлар, барлык санитар кагыйдәләрне үтәү белән бергә, килеп ирешкән гозерләрне вакытында һәм тиз үтәргә тырыша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Елена Токарева). Түбән Кама ТЭЦы предприятие ветераннары өчен волонтерлык хәрәкәте оештырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Тыныч вакытларда да игътибарсыз калмадык, — ди ветеран-энергетик Валерий Митягин. — Ә хәзер бу кайгырту безгә тормышыбызны җиңеләйтеп кенә калмый, авырудан сакланып калырга да ярдәм итә».
Эштән буш вакытында предприятиенең яшьләр лидеры Марат Зарипов Митягиннар үтенече буенча аларга гаражларыннан кирәкле әйберләрен алып кайтып биргән.
Волонтерлар, барлык санитар кагыйдәләрне үтәү белән бергә, килеп ирешкән гозерләрне вакытында һәм тиз үтәргә тырыша. Әйтик, узган җомгада кизүлеккә химик анализ лаборанты Ольга Гурьева һәм кототурбина цехы өлкән мастеры Евгений Куляевлар чыккан.
«Күп кенә пенсионерларга бүгенге көндә кибеткә яки даруханәгә бару бик кыен, — диләр яшьләр. — Волонтерлык эше белән шөгыльләнгәндә, аларга, чыннан да, безнең ярдәм кирәклеген аңлыйбыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз