Наталия Фишман ишегалларын төзекләндерүдә халык инициативаларына уңай каравын әйтте

«Әгәр программа халыкның игътибарын җәлеп итә, иҗатка стимул бирә икән, без моны хуплыйбыз», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үз инициативаларын тәкъдим итүчеләргә уңай каравын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә туры эфир барышында хәбәр итте.

Тыңлаучыларның берсеннән граффити, шул исәптән милли бизәкләр ясап, программада катнашып булу мөмкинлеге турында сорау килде.

«Мин барлык инициативаларга уңай карыйм, милли орнаментлысына да, башкасына да. Әгәр программа халыкның игътибарын җәлеп итә, иҗатка стимул бирә икән, без моны хуплыйбыз. Ләкин без республика казнасыннан, „Татнефть“ компаниясе акчасыннан һәр ишегалдында граффитины түли башласак, акча җитмәс дип куркабыз. Болай да һәр ишегалды өчен 7,5 млн сум акча тотылачак. Бу бик зур акча», — диде.

Шулай да, Фишман әйтүенчә, бик яхшы иҗади тәкъдим булса, карарга мөмкин. «Граффити ясаучы рәссам булса, иҗатын күрсәтергә теләсә, моны башкарып буладыр. Анда буяуга гына акча кирәктер инде. Я идарәче компания, я битараф булмаган халык көче белән тормышка ашырып буладыр», — диде.

Ул ишегалларында мәгълүмат язылган щитларда текстлар рус һәм татар телендә булачагын әйтте. 

Йорт ишегалларын төзекләндерү, ямьләндерү мәсьәләләре буенча 8-800-27-5-2020 номерына кайнар линиягә шалтыратырга мөмкин.