Наталия Фишман: «Безнең ишегалды» программасында тротуарлар — төп мәсьәлә

Татарстанда 7 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерүгә мохтаҗ һәм республика программасына кертелгән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» программасында тротуарлар булдыру - төп мәсьәлә. Бу хакта социаль челтәрдә туры эфир барышында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашырып, ул җәяүлеләр өчен куркынычсызлык тудырып булуын искәртте. «Бала подъезддан чыгуга, машина юлына чыгарга тиеш түгел. Әле бер көнне генә бер баланы машина бәрдереп, шактый зур зыян китерде, шуңа күрә тротуарлар бик кирәк. Шулай ук, балалар мәйданчыгына уйнарга барганда, бала машина парковкасы аша узарга тиеш түгел», — диде Фишман.

Татарстан Президенты ярдәмчесе фикеренчә, бүген ишегалларында парковка мәсьәләсе ничек кенә кискен торса да, бөтен агачларны кисеп бетереп, парковка ясаган очракта да, барлык машиналарны сыйдырып булмаячак.

Татарстанда 9 меңнән артык күп фатирлы торак йорт ишегалды исәпләнә. Наталия Фишман 7 меңгә якын ишегалды төзекләндерүгә мохтаҗ булганын һәм республика программасына кертелгәнен искәртте. Биш ел эчендә үтәләчәк программаның бюджеты - 50 млрд сум. Җиде төрле эш каралган. Иң элек эш начар хәлдәге ишегалларыннан башланачак.