news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 200дән артык балага азык-төлек пакетлары өләштеләр

Әлки якташлар җәмгыяте балалар файдасына акча җыю буенча хәйрия марафоны игълан итте.

Әлки районында 200дән артык балага азык-төлек пакетлары өләштеләр
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 14 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында «Балаларга бергәләп ярдәм итик» акциясе башланды. Узган ял көннәрендә якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева үзе җитәкләгән кооператив институты студентлары — волонтерлар белән районга кайтып, авылдан-авылга йөреп 200 гә якын балага азык-төлек җыелмалары өләште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга булышуга юнәлдерелгән әлеге чара район башлыгы Александр Никошин инициативасы белән башланып китте. Узган атнада район башлыгы Иске Матак авыл җирлегендә яшәүче 10 балага төрледән-төрле ашамлыклар тутырылган пакетларны үзе илтеп тапшырды.

Бу күркәм башлангычны Әлки якташлар җәмгыяте дә күтәреп алды һәм балалар файдасына акча җыю буенча хәйрия марафоны игълан итте. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз әлеге игелекле чарага бик теләп кушылды. Нәтиҗәдә 1-2 көн эчендә хәйрия марафонында 200 мең сум тирәсе акча җыелды.

Бүләк пакетларда балалар өчен бик кирәкле һәм алар ярата торган ашамлыклар — ит тушенкалары, балык консервлары, төрле ярмалар, көнбагыш мае, конфет, печенье. Һәр гаиләдә хәйриячеләрне шатланып каршыладылар, күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр.

Шуны да әйтергә кирәк, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар исемлеген авыл җирлекләре советлары һәм мәктәпләр төзеде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100