Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда иртәнге 9да изоляция индексы 2,8 балл тәшкил итте
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сишәмбе иртәсендә әлеге күрсәткеч 2,6 һәм 2,8 баллга тигез булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан башкаласында иртәнге 9да изоляция индексы дүшәмбедәге кебек үк 2,8 балл тәшкил итте. Шул ук вакытта, әлеге күрсәткеч узган сишәмбегә караганда 0,2 баллга түбәнрәк. «Яндекс» сервисында шундый мәгълүматлар китерелә.
«14 апрель көнне иртәнге 9да урамда кеше бик күп иде», - диелә сервисның Казан шәһәре өчен аңлатмасында.
Чаллыда исә изоляция рейтингы әлеге датага – 2,6, Түбән Кама һәм Әлмәттә – 2,8, Яшел Үзән һәм Чистайда – 3, Алабугада 3,1 балл тәшкил итте.
Шунысын да искәртик: сервис шәһәрдә яшәүчеләрнең активлыгын 23 февральдә – илдә изоляция режимы кертелгәнче үк күзәтә башлады. Ул чагында Казанда изоляция индексы агымдагы күрсәткечләрдән күпкә түбәнрәк һәм дүшәмбедән җомгага кадәр 0,3-0,9 балл тәшкил итә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз