news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы көннәрдә Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җилнең бик куркыныч булу мөмкинлеген искәртәләр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алдагы көннәрдә Татарстанда көньяктан көчле җил көтелә. Бу хакта  Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Фаразлаулар буенча, 15 апрельдә көндезге сәгатьләрдән республика территориясендә һәм Казанда җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Урамда булганда җир асты кичүендә яки подъездларда яшеренергә кирәк, элмә такталар һәм билбордлар астында, шулай ук йорт диварлары янында торырга ярамый. Электр линияләре астында басып тору шулай ук бик куркыныч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100