Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы халыкны онлайн кабул итте
Аларга үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылды.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов халыкны кабул итте. Очрашу алдан язылу буенча үзизоляция шартларында видеорежимда үткәрелде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук кабул итүгә язылды. Аларга үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылды.
Такталачык җирлегендә Түмерҗә авылында яшәүче Фәнис Шәмсиев Такталачык-Түмерҗә юлын төзекләндерүне, Күҗәкәдән фермер Роберт Хәйбиев атларны йөртү өчен көтүлеккә җир кишәрлеге бирүне, Түке җирлеге, Чәчер авылыннан Мулланур Фәрхетдинов хуҗасыз ихаталарны, олы юлда су аксын өчен салынган торбаларны чистартуда ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.
Такталачык, Күҗәкә, Түке авыл җирлеге башлыклары авыл җирлекләрендә эшләп килүче видеокүпер аша район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләргә онлайн-эфирга чыгарга ярдәм иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз