Кафил Әмиров: “Хезмәт турындагы законнарны үтәүдән дә мөһимрәк нәрсә юк”

Көн тәртибенә чыгарылган сорауларның күпчелеге федераль законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларына кагылышлы иде
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген  яңа сайланган дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча даими комитеты беренче утырышын уздырды. Көн тәртибенә чыгарылган сорауларның күпчелеге федераль законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларына кагылышлы иде. Утырышны комитет рәисе Шакир Ягудин алып барды.

Моннан тыш, республиканың Прокуроры Кафил Әмиров – Татарстанда законнарның үтәлеше, РФнең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Ринат Тимерҗанов – республикада хокук саклауның торышы, РФ Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илгиз Миңнуллин “Наркомания һәм токсикологиягә каршы профилактика турында” ТР законы проектын эшләү барышы белән таныштырды.

Кафил Әмиров башта депутатларны РФ Генераль прокуратурасы куйган бурычлар белән таныштырып, ахырдан ТР Прокуратурасы алдында торган бурычларга күчте. “Хезмәт турындагы законнарны үтәүдән дә мөһимрәк нәрсә юк”, - дип, ул узган ел Казан прокуроры тарафыннан судларга хезмәт хакын түләмәү белән бәйле, якынча 10 млн. сумлык 495 эш юллаганын хәбәр итте.

Прокурор сүзләренчә, эшне судка җибәрү генә түгел, эшчеләргә түләнмәгән хезмәт хакларын кайтару зарур. “Бу механизм республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә тормышка авыр ашырыла”, - диде К.Әмиров. Аның сүзләренчә, агымдагы елның өч аенда республика прокуратурасына халыктан 8 меңгә якын мөрәҗәгать кергән, аларның 60 проценты хезмәт турындагы законнарны бозуга кагылышлы. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең 45 проценты халык файдасына канәгатьләндерелгән.

Прокурор шулай ук Татарстан Прокуратурасы алдында торган бурычлардан кече һәм урта бизнес субъектларын яклау; торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы һәм миграция процессы китереп чыгарган проблемаларны хәл итү; илкүләм федераль проектларны тормышка ашыруда килеп чыккан закон бозуларны бетерү; янгын куркынычсызлыгына бәйле законнарның үтәлешен контрольдә тотуга кагылышларын аңлатып үтте.