Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Kazan Digital Week — 2022 сентябрь аенда катнаш форматта була
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 21-24 сентябрь көннәрендә Цифрлаштыру елы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.
Цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чара катнаш форматта «Интеллектуаль транспорт системалары», «Цифрлы индустрия 4.0», «Киберкуркынычсызлык», «Финтех экоистемасы» кебек берничә юнәлеш буенча була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган. Узган ел форумда 13,5 меңнән артык кеше катнашты, аның эшен дөньяның 52 иленнән 30 меңнән артык кеше күзәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз