Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә очучылар һәм шахтерларга өстәмә түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен аңлаттылар
Өстәмә түләүләрнең күләме Россиядә бер елда уртача айлык хезмәт хакының үсеш индексына бәйле булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында очучылар һәм шахтерларның пенсияләренә өстәмә түләүләрнең ни рәвешле формалашачагын аңлаттылар. Бу хакта «Российская газета» яза.
Ведомствода искәртүләренчә, өстәмә түләүләрнең күләме Россиядә бер елда уртача айлык хезмәт хакының үсеш индексына бәйле булачак. Министрлык тәкъдим иткәнчә, 2020 ел өчен әлеге күрсәткеч 1,06га тигез. Бу узган елда очучылар һәм шахтерларның уртача айлык хезмәт хакы 106 процентка арту белән бәйле. Хәзер әлеге проект иҗтимагый фикер алышу стадиясендә.
Шулай ук өстәмә түләүләрне исәпләгәндә башка критерийлар да (мисал өчен, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәткәрләр өчен ел дәвамында кертелгән өстәмә взнослар күләме) исәпкә алыначак.
«Пенсиягә өстәмә түләүләр өчен чыгымнарны финанслау Россия Пенсия фондына килгән, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәткәрләрнең әлеге категорияләренә түләнә торган взнослар күләменең төп тарифына өстәмә сумма хисабына башкарыла», - дип белдерделәр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз