news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында коттеджлар бистәсенә төшеп утырган вертолет видеога эләккән

Бистәдә яшәүчеләр вертолетның ни өчен шундый гадәти булмаган урында җиргә төшүен белү өчен полициягә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә социаль челтәрләрдә бер вертолетның Лаеш районындагы коттеджлар бистәсендә шәхси йортлар янында юлга төшеп утыруын һәм тиздән шунда ук күккә күтәрелүен сурәтләгән видео чыкты.

Видео авторы хәбәр иткәнчә, бистә рәисе әлеге уңайдан полициягә мөрәҗәгать иткән, анда белдерүләренчә, вертолетны шул рәвешле сынап караганнар.



news_right_1
news_right_2
news_bot