news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында яңа салым кертергә тәкъдим иттеләр

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язып чыккан.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россиядә «шикле байлар»га арттырылган салым кертергә кирәк.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язып чыккан.

Ул Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының формаль рәвештә аз хезмәт хакы алучы, әмма чынлыкта берничә йортка, автомобильгә ия һәм зур күләмдә җыелган акчасы булган гаиләләрнең балаларына ярдәмне чикләү турындагы тәкъдименә шундый аңлатма бирде.

«Иң элек „шикле байлар“га арттырылган салым кертергә һәм түрәләрнең чыгымнары чынлыкта керемнәренә туры киләме-юкмы икәнлеген тикшерергә тәкъдим итәм», - дип язган сәясәтче.

Хәзерге вакытта, гаилә дәүләт ярдәме алсын өчен, аның «ак» керемнәре төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Шуның аркасында «соры» һәм югары керемгә ия кешеләр дә кешеләр дә әлеге түләүләргә өметләнә ала иде.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, түләүләрнең база күләме гаиләгә фәкыйрьлек чигеннән чыкмаска мөмкинлек бирсә, субъектта «балалар» пособиесе күләмен бер балага 50-100 процент яшәү минимумына кадәр арттырырга ниятлиләр. Түләүләрнең база дәрәҗәсе итеп бер балага төбәк яшәү минимумының 50 проценты алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100