Россия Польша һәм Норвегия белән чикне вакытлыча ябачак

15 марттан чит ил гражданнарын чик аша үткәрмәячәкләр.

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). Россия Польша һәм Норвегия белән чикне вакытлыча ябачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган, документ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

15 марттан чит ил гражданнарын чик аша үткәрмәячәкләр.Чикләүләр Россия территориясендә хезмәт эшчәнлеге алып барырга яки укырга ниятләгән кешеләр, туристлар, шулай ук шәхси максат белән килүчеләр өчен кертелә. Беларусь гражданнары, рәсми делегация әгъзалары һәм Россия паспортына ия кешеләр әлеге кагыйдәдән искәрмә булачак.

Хөкүмәт йөкләмәсенең үтәлешен Федераль иминлек хезмәте, Тышкы һәм Эчке эшләр министрлыклары тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, Мишустин РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорга 16мартка кадәр үз сайтларында коронавирус турындагы бүлекләрне «гражданнар өчен үтемле һәм уңайлы форматка» күчерергә кушты.

Сәламәтлек саклау министрлыгы шушы ук вакытка пациентта коронавирус ачыкланган очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларына мәгълүмат бирергә тиеш. Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы дүшәмбегә кадәр Министрлар Кабинетына шәхси саклану чаралары җитештерү мөмкинлекләре хакында мәгълүмат тәкъдим итәчәк.