Питрәч районы белән Брест шәһәре хакимият вәкилләре хезмәттәшлек итү турында килеште

Петр Гавриловның якташлары Брест гарнизон мемориаль зиратында аның каберенә чәчәкләр салды.

(Питрәч, 14 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Екатерина Зайцева). Питрәч районы делегациясе рәсми визит белән Брест шәһәрендә булды. Хакимият вәкилләре мәдәният һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килеште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Питрәч районын Белоруссиядәге шәһәр белән Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гаврилов берләштерә. Ул безнең Әлбәден авылында туган, Брестта Герой булган һәм үз васыяте буенча шунда җирләнгән.

Брест шәһәренең рәсми затлары белән очрашу вакытында район башлыгы Илһам Кашапов Әлбәдендә узган фестиваль турында сөйләде.

«Фестиваль белән кызыксыну көтелгәннән дә уңышлырак булды. 150гә якын кеше яши торган авылга сугышның беренче көнен реконструкцияләүне карарга 8 меңнән артык кеше килде», — диде ул.

Быел фестивальне уздыру өчен Әлбәдендә Холм капкаларын торгызу һәм Көнчыгыш форт территориясен «киңәйтү» планлаштырыла. Шуңа күрә делегатлар Брест мемориалының һәйкәлләрен һәм тарихи арт-объектларын үзебездә төгәл күрсәтү өчен аеруча зур игътибар белән өйрәнделәр, аларның нечкәлекләрен билгеләп үттеләр.

Алар шулай ук «Әлбәден» фестивален уздыру көнендә «Брест-Питрәч» телекүперен оештыру мөмкинлеге турында да сөйләште.

Петр Гавриловның якташлары Брест гарнизон мемориаль зиратында аның каберенә чәчәкләр салды. Илһам Кашаповка туфрак салынган истәлекле капчык бүләк иттеләр. Аның сертификатына изге туфрак 1941 елның июнь–июль айларында немец фашистларына каршы көрәштә Брест крепостен яклаучылар тарафыннан дәһшәтле сугышлар һәм үлемсез батырлыклар кылынган урыннардан алынган, дип язылган.

Киләчәктә Петр Гаврилов музей-йортын киңәйтү дә планлаштырыла. «Брест крепосте-герой» Мемориаль комплексы» директоры Григорий Бысюк ике музей арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.