Кукмарада «Безнең ишегалды» проекты буенча эш башлау өчен иске сарайларны сүтәләр

арлар эреп, җирләр ачылуга проектка кертелгән 6 ишегалдында әзерлек эшләре башланды.

(Кукмара, 14 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Зөлфия Шакирова). Кукмарада «Безнең ишегалды» проекты буенча эш башлау өчен иске сарайларны сүтә башладылар. Тик кайберәүләр сарайларын, гаражларын сүтәргә риза түгел. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Проект күпкатлы йортларның ишегалларын матурлауга, төзекләндерүгә нигезләнгән. Карлар эреп, җирләр ачылуга проектка кертелгән 6 ишегалдында әзерлек эшләре башланды. Ишегалдына уен мәйданчыклары ясалачак, утлар куелачак, юллар ремонтланачак, тротуарлар, керә торган юллар булачак, кайдадыр парковка, транспорт куярга урын булдырыла, эскәмияләр, чәчәк түтәлләре эшләнә.

Шушы матурлыкны тудыру, биредә яшәүчеләрнең хыялларын тормышка ашыру өчен ишегалдындагы иске, яраксыз, төзекләндерүгә комачаулый торган объектларны алырга туры киләчәк. Узган җәй буе барган җыелышларда, халык белән очрашуларда бу хакта конкрет сөйләшенде, депутатлар катнашында узганнарында фикерләр белдерелде кебек.

-Кайбер кешенең гаражы, мунчасы, сарае, я булмаса эт, чеби оясы бар, — дип санап китте район башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. — Аларны сүттерергә кирәк булачак инде. Эш башлангач, ишегалдына кереп асфальт җәям дисәләр, җирне бушатырга кирәк бит.

Бу көннәрдә җирле җитәкчелек янә ишегалдында яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук ишегалдындагы объектларга игътибар итте — искесенә дә, яңасына да.

«Әгәр кешедән гариза керсә, искесен сүтеп атып, берәр җиргә җыйнак һәм ыспай итеп кенә сарайлар салырга була», — ди Илфат Нуруллович.