420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Танылган эшкуар Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасимен, катнашучыларның күп булачагын күздә тотып, Казанның Мәрҗани мәчетеннән «Ак Барс Арена» стадионына күчерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татспиртпром» компаниясеннән хәбәр иттеләр.
«Хушлашу мәрасиме якшәмбе көнне 09.00-11.30 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Чарада рәсми затларның катнашуы көтелә», - дип искәрттеләр компаниядә.
Эшкуарны Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылында – Саба районының Миңгәр авылында җирләячәкләр.
Ирек Миңнәхмәтов Казанда 40нчы яшендә кинәт вафат булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, спорт залында шөгыльләнгән вакытта эшкуарның тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Хөкүмәте йортындагы традицион шимбә киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды.