Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада төрле белгечлектәге табиблар өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр укыган
Шәһәрнең 11 медицина учреждениесеннән 33 табиб 44 дәрес үткәрде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары өчен "Медицина белеме нигезләре" дигән лекцияләр циклы узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр 18 октябрьдә башланган иде, бу вакыт эчендә шәһәрнең 11 медицина учреждениесеннән 33 табиб 44 дәрес үткәрде.
Төрле белгечлектәге табиблар - окулист, онколог, кардиолог, эндокринолог, гериатр, эпидемиолог, инфекционист, стоматолог, психотерапевт, гинеколог, фтизиатр, травматолог, педиатр, медицина көллияте укытучылары өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен кайгырту һәм ныгыту алымнары, профилактика чаралары, дәвалау гимнастикасы белән таныштырдылар.
Соңгы дәрестә ашыгыч медицина ярдәме станциясе эше турында фельдшер Ольга Михайловская чыгыш ясады. Үзенең төп эшеннән тыш, ул инде 17 ел буш вакытларында начар ишетүче балаларны биергә өйрәтә.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова әйтеп узганча, курслар, сәламәтлекләре кинәт начараеп, авыр хәлгә тарыган очракта, өлкән кешеләргә үз-үзләрен ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Киләсе курсларга язылу сентябрь аенда педагогика көллиятендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз