news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үтеләчәк

Бәйрәмдә аш-су осталары төрле халыкларның рецептлары буенча пылау һәм шашлык әзерләүдә мастер-класслар күрсәтәчәк.

Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үтеләчәк
prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 23 март көнне Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәмдә татарлар, азәрбайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таҗиклар, төрекмәннәр, үзбәкләр, төрекләр, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы вәкилләре милли ашлар һәм иҗади номерлар тәкъдим итәчәк. Иң яхшы пешекчеләр төрле халыкларның рецептлары буенча пылау һәм шашлык әзерләүдә мастер-класслар күрсәтәчәк.

Балалар һәм өлкәннәр өчен тематик мәйданчыклар оештырыла. Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе артистлары һәм коллективлары һәм татар эстрадасы башкаручылары катнашында концерт программасы узачак. Теләге булган кешеләр махсус «Ачык микрофон» мәйданчыгында үз осталыкларын һәм талантларын күрсәтә алачак.

Балалар һәм өлкәннәр шулай ук традицион халык уеннарында һәм уен-көлке ярышларында катнаша алачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр милли тәм-томнар һәм призлар алачак. Ипподром бинасының 1нче катында этно-маркет ачылачак.

Бәйрәм 23 март, шимбә көнне узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш — 12.00 сәгатьтә була.

Бәйрәмне Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100