^Республикада бер атнада 280 грамм наркотик матдә әйләнештән алынган

^Республикада бер атнада 280 грамм наркотик матдә әйләнештән алынган
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Узган атнада милиция хезмәткәрләре республика территориясендә законсыз әйләнештән 280 грамм наркотик матдә алган, аларның 34,5 граммы - героин, 245,6 граммы марихуана, бер граммнан азы - эфедрин. Республикада узган атнада наркотик матдәләрне әйләнештән алуның барлыгы 45 очрагы теркәлгән, аларның 9ы наркотикларны сату вакытында тоткарланган. Шул рәвешле, Казанда наркотикларны алуның - 22 очрагы, Чаллыда 6ы очрагы теркәлгән.