Элеккеге “Казан” шифаханәсендә хоккей мәктәп-интернаты ачылачак

Элеккеге “Казан” шифаханәсендә хоккей мәктәп-интернаты ачылачак

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Илдар Фәттахов хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советының бүгенге сессиясендә “Казан” шифаханәсе территориясендә “ВИТА” спорт-сәламәтләндерү үзәге эшли башлаячак, дип белдерелде. Моннан тыш, шунда ук яшүсмерләр өчен хоккей интернат-мәктәбе дә ачылачак. Элек “Казан” шифаханәсендә күрсәтелгән хезмәтләр комплексы “Ливадия” һәм “Васильево” шифаханәләренә тапшырылган.

Илдар Фәттаховның чыгышы Нәсимә Столярованың “Казан” шифаханәсенең киләчәк язмышы турындагы депутатлык соравы кысаларында яңгырады. Шифаханәне юкка чыгару республика профсоюзлары федерациясе милкеннән (шифаханә-курорт комплексы аның структурасына керә иде) дәүләт өлешен алу чаралары кысаларында үткәрелде. Дәүләт гомуми бәясе 38,2 миллион сум тәшкил иткән 17 күчмә милек объектын үз файдалануына алды. Яңа төзелгән “ВИТА Спорт-сәламәтләндерү үзәге” ААҖенең устав капиталына дәүләт кертеме сыйфатында нәкъ менә шушы милек тапшырылган. Барлык медицина җиһазлары һәм инвентарь киләчәктә файдалану өчен профсоюз оешмаларына тапшырылды.