news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Милонов Изге Вәли көнен тыярга чакырды

Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә мондый бәйрәмгә урын булмаска тиеш, дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Россиядә Изге Вәли көнен (Гашыйклар көне) бәйрәм итүне тәнкыйтьләде, мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә аны билгеләп үтүгә юл куярга ярамый дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә әлеге бәйрәмгә урын булмаска тиеш. Илебездә мондый чаралар үткәрү акыллы гамәл түгел. Без көнбатыштагы тук тормышны карго-культ дәрәҗәсенә күтәрергә папуаслар түгел бит», - дип искәртте ул.

Сәясәтче Изге Вәли көненең әлеге вакыйганың рухи һәм мәдәни контексты белән бернинди уртаклыгы да юк дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot