news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшәү сыйфаты буенча янә Россиянең алдынгы 5 төбәге арасына керде

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен «этеп» чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы 2021 елда тормыш сыйфаты буенча X Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Республика моннан бер ел элек тә шушы баскычта иде, былтыр исә ул үз күрсәткечләрен тагын да яхшырткан. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә шулай диелә.

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен «этеп» чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән. Калганнары (Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан) үзгәрешсез калган.

Шунысы игътибарга лаек: 2020 ел белән чагыштырганда беренче өчлектә яшәү сыйфаты бераз начарайган: Мәскәүдә – 82,164тән 81,352гә, Санкт-Петербургта – 80,634тән 80,241гә, Мәскәү өлкәсендә 76,068дән 75,858гә. Татарстанда исә, киресенчә, әлеге күрсәткеч уңай якка (66,624тән 69,361гә) үзгәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100