news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар

Бу рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»).  Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.

«Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

Динар Бариев сүзләренчә, триколор килешеп куелган, оешма алдан гариза биргән һәм аны хуплаганнар. Карда йөрәк формасындагы триколорның күпме ятачагы һава шартларыннан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100