news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аз керемле ике меңнән артык гаиләгә дарулар алу өчен сертификат бирелгән

Сертификат өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә бирелә.

Татарстанда аз керемле ике меңнән артык гаиләгә дарулар алу өчен сертификат бирелгән
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 2 меңнән артык аз тәэмин ителгән гаилә даруларга электрон сертификатлар алган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә 2 мең 266 балага әлеге ташлама бирелде инде», — дип хәбәр итте министр.

Әлеге сертификат өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә бирелә. Акча банк картасына килә. Аны дарудан башка бүтән бер әйбергә дә сарыф итеп булмый, диде Зарипова.

Аның сүзләренчә, әлеге социаль ярдәм чарасы Татарстанда яшәүче 17 меңнән артык кешене колачлый.

Декрет ялындагы Виктория Сафронова бу сертификатны алган инде. Ул быелгы кышта балалары аеруча еш авыруын билгеләп үтте. Алар өчен бик күп дару сатып алырга кирәк, ә андый чыгым гаилә бюджетына бик нык суга.

«Бүген дарулар шактый кыйммәт тора. Кечкенә балалар еш авырый, Хөкүмәтнең аз тәэмин ителгән балалы гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтүе яхшы», — диде Виктория Сафронова.

Ул ел башында банк картасы алуын, аңа соңрак 5 мең сум акча килүен әйтте. Калган акча ярты елдан соң күчәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы республикада 2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә дарулар сатып алу өчен 10 мең сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100