news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшьләр эшләре министры туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк

Шимбә көнне 15.00 сәгатьтә Дамир Фәттахов белән туры эфир башлана.

Татарстан яшьләр эшләре министры туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 февральдә, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Одноклассники» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республиканың рәсми бергәлекләренең туры эфирында чыгыш ясаячак.

Эфирда 2020 елда Татарстан яшьләренә нәрсә көтәргә, республикада нинди ял үзәкләре яңарачак һәм төзеләчәк, Татарстанда яшьләр нинди конкурсларда һәм проектларда катнаша һәм үзләрен күрсәтә алачак дигән сорауларга җавап бирәчәк.

Туры эфирны https://vk.com/nashtatarstan, https://ok.ru/nashtatarstan сылтамалары буенча бергәлек битләрендә карарга һәм сораулар бирергә мөмкин.

Трансляция 15.00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100