news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда җылылык тарифлары артачак

Июль аеннан Татарстанда җылылык энергиясенә тариф уртача 6,7 процентка артачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2022 елның июленнән Татарстанда җылылык энергиясенә тариф уртача 6,7 процентка артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

«Тарифны арттыруның төп сәбәпләре -Татарстан шәһәрләрендә халыктан кергән файдалы күләмнең кимүе, ягулык үзгәрүе аркасында тариф хасил итүнең эчке структурасы үзгәрү, шулай ук инфраструктур мәсьәләләрне хәл итү өчен инвестицион программалар күләмен арттыру», — дип өстәде спикер.

Шул ук вакытта республиканың 14 районында үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү юк, дип искәртте Груничев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100