news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Татарстанда суга тариф 4,7 процентка артачак

Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 1 июльдән Татарстанда эчәргә яраклы суга һәм түгелә торган суга тарифлар артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

«Татарстанда эчәргә яраклы суга тарифлар үсеше - 4,7 процент, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 9,2 процентны тәшкил итәчәк», - диде ведомство җитәкчесе.

Шул ук вакытта ул, 2021 ел белән чагыштырганда, эчәргә яраклы суга тарифларны дифференциацияләү 7 процентка, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 2 процентка кимүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100