420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 20 мартка кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Түбәндәге номинацияләр буенча берәр эшне ай саен сайлап алалар:
2021 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасыннан берәр җиңүчене сайлап алачак.
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Катнашучыларның барысына да электрон таныклык бирелә.
Фотода эш авторы да булырга тиеш, диелә бу зәбәрдә.