news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер

Респондентларның күбесе яхшылыкка ирешү теләге аркасында ришвәтчелеккә барган.

Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер булуын белдергән. Мондый нәтиҗәләрне Татарстанда коррупция турында халык арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова сөйләде.

«Коррупция вазгыятенә эләккән һәр икенче кеше ришвәт бирергә риза. Күпчелек очракта җитәкче тарафыннан яхшылык күрергә теләү яисә сыйфатлырак эшкә ирешү теләге кешене коррупциягә этәрә», — дип искәртте Юрасова.

Сораштыруда респондентларның 44,6 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирергә теләми, ә сораштырылучыларның өчтән бер өлеше проблеманы башка юл белән хәл итәргә мөмкин, дип саный.

Элегрәк Казан мәктәбе директорын укучыларның ата-аналарыннан ришвәт алуда гаепләгәннәр иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100