news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин журналистларга: Сез һәрвакыт безнең белән, һәрвакыт халык белән бергә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә «Татмедиа» медиахолдингының эре проектларын тәкъдим иттеләр.

Мөхәммәтшин журналистларга: Сез һәрвакыт безнең белән, һәрвакыт халык белән бергә
Cолтан Исхаков

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Республика журналистикасы - илдә иң алдынгыларның берсе, ул уникаль үсеш формалары эзли. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Татмедиа» АҖнең полиграфия-нәшрият комплексына визиты вакытында белдерде.

«Сез, журналистлар, һәрвакыт безнең белән, халык белән. 2020 елда эшегезнең нәтиҗәләре сезгә зур игътибар һәм сезнең эшегезгә ихтыяҗ булу белән сөендерде, сезнең абүнәчеләрегез 20 процентка артты. Мин моңа гаҗәпләндем: икътисади кризис, кулланучыларның мөмкинлекләре кими, әмма бу вакытта газеталарга, журналларга язылу, радио һәм телевидение аудиториясе арта», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул журналистларга тәнкыйть һәм халык тормышының проблемалы зоналарын яктырткан өчен рәхмәт белдерде. «Безнең журналистика - илдә алдынгыларның берсе. Ул бер урында таптанып тормый, кешеләргә якын булуда, кызыксынуда алдынгы формалар эзли», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентарий «Тәртип» радиосының генераль директоры Ләйлә Гыймадиевага, шулай ук радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага һәм медиасфераның башка алдынгы эшлеклеләренә Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Татмедиа»га визиты вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Татар китап нәшриятының декабрь аенда ачылган «Әдәби кафе» эше белән танышты. Бу - Казанда нәшриятның дүртенче кибете. Кафеда төрле жанрдагы 700ләп китап тәкъдим ителгән. Моннан тыш, биредә республика вакытлы басмаларын сатып алырга мөмкин.

ТР Дәүләт Советы Рәисенә шулай ук «Тәртип» мәдәни-милли радиосындагы яңа брендбукны, «Салават күпере» һәм «Ялкын» балалар студияләрендә оештырылган «Татмедиа Junior» уникаль проектын һәм Рамил Галинең республика глянцлы журналлары тышлыгы ясала торган технологик фотостудиясен тәкъдим иттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100