news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әмир авылында берьюлы ике зур тантана була

Авыл тарихы турында китап тәкъдим ителәчәк һәм төзекләндерелгән мәчет ачылачак.

Чирмешән районының Әмир авылында берьюлы ике зур тантана була
Марат Гомәров

(Чирмешән, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында 30 еллык мәчетне өр-яңа иттеләр. Менә шушы вакыйгалар уңаеннан мәчетне яңадан ачу һәм авыл тарихы турында китапны тәкъдим итү февраль азакларында — март башларында булыр дип көтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, әлеге мәчет якташларыбыз — шушы авылда туып үскән, Сургут эшмәкәрләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән төзекләндерелде.

Шушы ук игелекле ир-егетләр акчасына Әмир авылы тарихы турында китап язылды. Ул нәшриятка тапшырылган, якын арада 500 данә тираж белән басылып та чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100