news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга шәһәр судында яңа судья ант бирде

Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды.

Алабуга шәһәр судында яңа судья ант бирде
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бу көннәрдә Алабуга шәһәр судында тантаналы шартларда яңа судья Лилия Мирзаһит кызы Хөснетдинованың әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнүе белән бәйле ант бирү тантанасы булды. Бу хакта Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәтенә мылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды.

Суд рәисе Жанна Низамова барлык коллектив исеменнән судьяны вазифага керешүе белән котлады, эшендә уңышлар теләде.

Тулырак: http://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/alabuga-shr-sudynda-yaa-sudya-prisyaga-kabul-itte

news_right_1
news_right_2
news_bot