news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый

Климатик яз март азагында башланачак.

Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец РБК белән әңгәмә вакытында быел Россиядә язның климатик нормадан берничә градуска җылырак булачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль айларында да җылы булачак, ә чын кыш быел булмаячак.

Шулай итеп, гыйнварда температура нормадан дүрт-алты градуска, ә февральдә өч — дүрт градуска артып китә. Көндез ул бик сирәк очракта гына минус биш градустан түбәнрәк булачак. Моннан тыш, кар аз була.

«Шулай да, февраль ае карлырак булачак», — ди синоптик.

Тишковец фикеренчә, март аенда температура нормадан өч-дүрт градуска, апрель аенда — бер-ике, майда бер градуска югарырак булачак.

«Ягъни аномалия салмак кына кимиячәк», — дип белдерде ул.

Синоптиклар фаразлаганча, климатик яз март азагында башланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100