news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОСАГО полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр

Иминиятләштерүчеләр иске сериядәге бланклардан 1 апрельгә кадәр файдалана алачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елдан ОСАГО полисларын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүчеләр яңа серияләрдәге бланклар («ННН» һәм «РРР») куллана башлаячак. Бу хакта Россия автоиминиятчеләр берлеге сайты хәбәр итә.

Шул ук вакытта, иминиятләштерүчеләр иске сериядәге бланклардан («ККК» һәм «МММ») 1 апрельгә кадәр файдалана алачак. Килешүләр документта күрсәтелгән вакыт тәмамланганчыга кадәр гамәлдә булачак.

«ННН серияле бланклар, элеккеге ККК серияле бланклар кебек үк, күрсәтелгән килешүләргә минималь (стандарт) таләпләрне билгели торган Россия Банкы норматив акты булган очракта ирекле иминиятләштерү килешүләре төзүне күздә тотачак», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100