Дәүләт Думасында Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәрләр турындагы законны хупладылар

«Россия Федерациясенең „Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәр“ мактаулы дәрәҗәсе турында»гы закон проектын кабул итүнең инициаторы — РФ Президенты Владимир Путин.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты Россия Федерациясенең «Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәр» мактаулы дәрәҗәсе турындагы закон проектын хуплады һәм беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Әлеге мактаулы дәрәҗәгә Татарстан башкаласы да дәгъва кыла ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова хәбәр итте.

«Россия Дәүләт Советы берничә тапкыр әлеге законны кабул итү тәкъдиме белән чыкты. Быел ТАССР төзелүгә – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Шунлыктан без Казан хезмәт һәм сугышчан дан шәһәре булсын өчен шундый инициатива белән чыгарга тиеш. Казанлылар Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр предприятиеләрендә Бөек Җиңүне якынайту өчен гаять зур эш башкарды һәм моны берни белән дә чагыштырып булмый. Моннан тыш, республика армиянең сугышчан резервы өчен кадрлар әзерләү үзәгенә әверелде», - дип искәртте парламентарий.

«Россия Федерациясенең „Хезмәттә дан-шөһрәт казанган шәһәр“ мактаулы дәрәҗәсе турында»гы закон проектын кабул итүнең инициаторы — РФ Президенты Владимир Путин.

Ольга Павлова Бөек Ватан сугышы елларында Казанда фронт өчен шартлаткыч матдәләр, сугыш кирәк-яраклары, элемтә чаралары, формалы кием, аяк киеме – 600дән артык исемдәге эшләнмә җитештерелүен искәртте. Куйбышев исемендәге кинопленка фабрикасы авиация пленкасы эшләп чыгарган. Горбунов исемендәге заводта 10 меңнән артык Пе-2 бомбардировщигы җитештерелгән. Республиканың авыл хезмәтчәннәре фронтка 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт озаткан. Сугыш елларында Казан предприятиеләре Дәүләт Оборона комитетының күчмә Кызыл байракларын барлыгы 144 мәртәбә яулаган.