news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы башлыгы аерылышырга теләүчеләрне үзе кабул итә

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 5 балалы гаиләне таркалудан саклап калган.

Азнакай районы башлыгы аерылышырга теләүчеләрне үзе кабул итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Азнакай районы башлыгы аерылырга теләп ЗАГС идарәсенә гариза язып килгән гаиләләрне үзе кабул итә. Бу хакта «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләвенә караганда, аның янына аерылырга теләп 5 балалы гаилә килә. Сөйләшеп, проблеманы ачыклаганнан соң барысы да уңай якка хәл ителә — гаилә таркалмый. «Ирнең дә үз хокуклары булган кебек, хатынның — үз хокуклары», — дип аңлатты «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

«Статистика мәгълүматларына караганда республикада аерылышучылар саны кими. 2019 елда 13316 акт теркәлгән. Һәр ел аерылулар саны бер генә процентка булса да кимүе Татарстанда эшләп килүче төрле проектлар нәтиҗәсе», — ди ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Венера Хәйретдинова.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Ныклы гаилә», «Гаилә сандыгы», «Төп нигез килене», «Нәсел җепләре», «Танышу клубы» кебек төрле проектлар эшләп килә.

«ЗАГС идарәсендә „Медиация“ дигән проектыбыз уңышлы гына эшләп килә. Аерылырга теләүче парлар да, инде аерылган кешеләр дә ярдәм сорап киләләр. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшмиләр, үзләрендә тоталар. Шуңа мондый парларга үзара дустанә мөнәсәбәтне саклап калырга ярдәм итәргә кирәк», — диде Венера Хәйретдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100