news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 28 чыршы базары ачыла

Мәйданчыклар эшләгән көннәрдә ылыслы агачлар белән законсыз сәүдәгә юл куймас өчен санкцияләнмәгән сату урыннары буйлап рейдлар оештырылачак.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында ярминкәләр форматындагы 28 чыршы базары эшләячәк. Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Идел буе районында – 11, Совет районында – биш, Киров районында – бер, Вахитов һәм Авиатөзелеш районнарында – икешәр, Яңа Савин районында – дүрт, Мәскәү районында өч чыршы базары эшләячәк.

«Мәйданчыклар 15 декабрьдән соң эшли башлаячак, анда чыршы, нарат һәм ак чыршы сатып алырга мөмкин. Чыршының бәясе – 500, ак чыршыныкы 1 мең сумнан башлана. Шәһәр халкына махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачлар тәкъдим ителәчәк», - дип искәртте докладчы.

Фазылҗанов сүзләренчә, мәйданчыклар эшләгән көннәрдә ылыслы агачлар белән законсыз сәүдәгә юл куймас өчен санкцияләнмәгән сату урыннары буйлап рейдлар оештырылачак.

31 декабрьдән соң ярминкәләрдә сатылып бетмәгән чыршыларны утильләштерәчәкләр – ваклап, хуҗалык ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100