news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды

Теләче районы Айдар авылы халкы Рәүф Сабировны Президент югарылыгындагы җитәкче исеменә тиңләде.

ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды
Салават Камалетдинов

(Теләче, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Теләче районы Айдар авылында 1921 — 1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рәүф Сабировның исемен тарихка кертү һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан мемориаль таш ачылды.

Таш кешелек тарихындагы репрессия чоры вакыйгаларына якты истәлек калдыру йөзеннән Рәүф Сабировның туганы Замир Петров һәм аның гаиләсе көче белән куелган.

Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов туганын онытмаган Замир Петров һәм аның гаиләсенә, авыл халкында рәхмәтен белдерде. «Аның фаҗигале ачы язмышы халык хәтерендә мәңге калыр. 27 яшендә республиканы җитәкләгән кеше ул. Безнең арага ул бүген мәһабәт мемориаль таш белән әйләнеп кайтты», — диде ул.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма директоры Замир Петров әйтүенчә, ташка репрессия корбаннары исемнәре дә язылган. «Теләк бер әйбер, аны тормышка ашыру — ниятләгән эшебезнең нәтиҗәсе», — диде ул.

«Халыкка кайтарылган исем» китабы авторы Гөләндәм Давыдова Рәүф Сабировны онытылган шәхес дип атады. «Татарстан Үзәк Башкарма комитетында 1920-1937 елларда эшләгән җиде рәиснең бишесе репрессияләнә, дүртесе атып үтерелә. Без аларны нинди югарылыкка күтәрдек соң? Шушы әйдаманнарыбыз истәлегенә истәлек такталары ачуны дәвам итәсе иде», — диде ул.

«Рәүф Сабировны очраклы рәвештә генә белдем. Сугышта катнашкан, анда һәлак булган кешеләрне эзләгәндә таптым. Мамадыштагы архив янган, күп әйбер юкка чыккан. Ике ел эшләү дәверендә шактый күп материал табылды», — диде Гөләндәм Давыдова.

Рәүф Сабиров 1921-1924 еллардагы ачлык вакытында җаваплы хезмәткәр, китапта аның Татарстанны ачлыктан алып чыгуы сурәтләнелә, ачлыктан интегүчеләрдән ярдәм Үзәк комиссия, ачлык нәтиҗәләрен белдерү дә аңа йөкләнә. «Ачлык еллары турындагы хезмәтләрдә аның эшчәнлеге түгел, хәтта фамилиясе дә телгә алынмаган», — ди китап авторы.

Рәүф Сабиров 1894 елда Мамадыш өязе Елыш волосте Айдар авылында ярлы крестьян-азанчы гаиләсендә туа. 1909 елда Сатыш мәдрәсәсендә укый. Яшүсмер чагында Түбән Новгородта табельче, Екатеринослав губернасында шахтер булып эшли. 1921-1925 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе, аннары Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетындагы милләтләр бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.

Рәүф Сабиров халык хуҗалыгын торгызу елларында иң катлаулы һәм мөһим проблемаларны хәл итүдә зур хезмәт күрсәтә. Ата-аналары ачлыктан һәлак булган балаларны җыеп, ятимнәр йортлары оештыруда, республикага җибәрелгән азык-төлекне бүлүдә, буш калган җирләрне чәчтерүдә һәм башка эшләрне җәйгә сала. Озак еллар «милли тайпылышта» гаепләнеп, «контрреволюционер» дип гаепләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100