news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына республиканың йөз легендар брендын сайларга тәкъдим итәләр

Теләге булган һәркем тавыш бирү өчен үз кандидатын күрсәтә ала.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Комсомольская правда — Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» халык сайлавы игълан итте.

«Бу — безнең республиканың 100 еллык хезмәт һәм иҗат тарихын сурәтли торган брендлар, компанияләр, сәүдә маркалары турында проект. Татарстанда элек билгеле булган предприятиеләр һәм оешмалар бүгенге көндә әйдәп баручы брендка әверелгән очракка мисаллар шактый», диелә газета хәбәрендә.

Проект республиканың легендар брендлары тарихы турында аңлату, сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, матбугат һәм башка өлкәләрдә россиякүләм танылганнары гына түгел, район брендлары турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла.

Тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда яшәүчеләрнең үзләренә дә кандидат тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Алар арасында иң күп искә алынганнары тавыш бирү исемлегенә кертеләчәк.

Конкурста ике номинация була: республика (57 җиңүче) һәм район (43 җиңүче) бренды.

Беренче этап декабрь азагына кадәр дәвам итә. Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100