news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия шәһәрләрендә стандарт көрәш чараларына каршы тора алучан тараканнар үрчи

Бөҗәкләргә каршы бер үк чараны озак кулланганга, тараканнарда каршы торучанлык барлыкка килгән.

Россия шәһәрләрендә стандарт көрәш чараларына каршы тора алучан тараканнар үрчи
pixabay.com

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россия шәһәрләрендә тараканнарга каршы озак вакыт дәвамында бер үк стандарт көрәш чараларын кулланганга күрә, әлеге бөҗәкләр күпләп үрчи башлаган. Бу хакта Роспотребнадзорның дизинфектология институты хезмәткәре Светлана Рославцевага сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

Радиостанция мәгълүматы буенча, тараканнар зур шәһәрләрдә яшәүчеләр көн саен күпләп чүп-чар калдырганга үрчи башлаган. Бу проблема кафе һәм азык-төлек кибетләре урнашкан күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен аеруча актуаль.

Рославцева сүзләренчә, таракан популяцияләренең күбесендә резистентлык бар. Бөҗәкләргә каршы бер үк чараны озак кулланганга, тараканнарда каршы торучанлык үзлеге барлыкка килгән.

Аның фикеренчә, бөҗәкләргә нәтиҗәле каршы тору өчен, составы буенча башка төрле чаралар, бигрәк тә органик булмаган матдәләр кулланырга кирәк.

Белгечләр бор кислотасы булган алдавыч җимгә игътибар итәргә киңәш итә. Моннан тыш, диатомит һәм бор кислотасын үз эченә алган препаратлар бар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100