news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулланучы хокукларын яклау темасын яктырткан иң яхшы журналистларны бүләкләделәр

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов җиңүчеләргә диплом тапшырды.

Кулланучы хокукларын яклау темасын яктырткан иң яхшы журналистларны бүләкләделәр
Владимир Васильев

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә журналистлар арасында республикада кулланучы хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы шартларда сигез җиңүче игълан ителде.

«Советлар Союзы таркалганнан соң, Татарстан беренчеләрдән булып алкоголь продукциясе базарын тотып калды, аны шәхси кулларга бирмәде, кулланучы хокукларын яклау буенча комплекслы программа кабул итте, ул 2021 елга кадәр озайтылды. Безнең аша елына 8 млн дал продукция уза», — дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Илдә алкоголь белән агулану аркасында ел саен кешеләр һәлак була. Әмма Татарстанда үткәрелә торган мәгълүмати һәм профилактик эш нәтиҗәсендә монда сыйфатлы продукция китерелә. Шул ук вакытта массакүләм мәгълүмат чаралрында кулланучы хокукларын яклау темасын даими һәм төгәл яктырту бик мөһим, диде Җәүдәт Әхмәтханов.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев массакүләм мәгълүмат чараларында алкоголь базары темасына язылган һәр яңалык җәмгыяви фикер тудыруын әйтте. Аларга һәрвакыт гади укучылар да, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары вәкилләре дә игътибар итә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк, диде ул.

Конкурс дүрт төп һәм дүрт өстәмә номинациядә узды, жюри барлыгы кырык гариза карады. Аның нәтиҗәләре буенча «Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә «Республика Татарстан» газетасы бүлеге мөхәррире Фәридә Якушева җиңүче булды. «Иң яхшы теле-, радиосюжет» номинациясендә икенче ел рәттән «Түбән Кама-информ» яңалыклар хезмәте җиңү яулады.

«Татарстанда гражданнарның кулланучы буларак грамоталылыгын арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Зеленодольская правда» газетасы коллективы, ә «Иң яхшы интернет-басма» номинациясендә — «Чистай-информ» коллективы җиңде.

Моннан тыш, «Аргументы и факты» газетасы һәм «Нур радио» журналистлары Ольга Любимова белән Резеда Гиняева бүләкләнде. Шулай ук «Шәһри Казан» газетасы һәм Сарман мәгълүмат-редакция үзәге дә билгеләп үтелде.

Жюри әгъзалары сүзләренчә, әлеге конкурста җиңүчеләрнең исемнәре тарихка кереп калды. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе конкурста җиңүчеләрнең каталогын булдырырга, ә киләсе елдан финалистларны истәлекле билгеләр белән бүләкләргә планлаштыра.



Галерея: В Госалкогольинспекции РТ наградили лучших журналистов
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100