news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла

Олылар өчен билет бәясе – 300, балалар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла. Шул хактагы мәгълүмат зоопаркның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган.

«Замбези елгасы» зоопаркы 21 декабрьдә тест режимында ачылачак», - дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.

Олылар өчен билет бәясе – 300, өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр билгеле булганча, «Замбези елгасы»ның рәсми сайтында зоопаркта үткәреләчәк Чыршы бәйрәмнәренә билетлар сата башлаганнар.

Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проекты кысаларында зоопаркның беренче чиратында төзелеш эшләре 2015 елда башланды. Зоопаркның икенче чиратында эшләр 2020 елның беренче кварталында башланып китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100