news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе аларга нык сәламәтлек, актив озын гомер теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты. Алар арасында Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары бар. Очрашу ветераннар инициативасы белән ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга парламентаризм үсешенә керткән өлешләре, республиканың иҗтимагый тормышында катнашулары, актив гражданлык позициясе алып барулары өчен рәхмәт әйтте. Аларның күбесе ветеран оешмаларын җитәкли, иҗтимагый палаталар һәм советлар составына керә. Ветераннар тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклаша, иң яхшы традицияләрне яшь буын сәясәтчеләргә һәм идарәчеләргә тапшыра.

«Сез — иң мөһим тарихи вакыйгаларда катнашучылар, Татарстан тарихына үз битләрен язган кешеләр. Һәм бүген дә республика тормышындагы уңай үзгәрешләрнең шаһитлары буласыз. Сезнең күз алдыгызда шәһәрләр һәм авыллар үзгәрә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кунаклар үзләренең хезмәт көннәрен бик теләп искә төшерде, катлаулы хәлләрне ничек ерып чыга алулары белән уртаклашты. Закон чыгару хакимиятенең абруе һәрвакыт зур булды, очрашуда катнашучыларның барысы да шуңа ышана иде. Һәм бу очраклы түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, теләсә нинди дәрәҗәдәге парламент — «зур вәкаләтләр бирелгән фикер иреге институты, дискуссия өчен мәйданчык».

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга республика иминлеге хакына күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Аларга нык сәламәтлек, актив озын гомер һәм «сафта калуларын» теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100